ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Яз табигатьнең уяну вакыты гына тугел ,чисталык hәм тәртип урнаштыру чоры да ул.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Санитар-экологик айлык

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

19 апрель көнне Олы Арташ авылында 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучы елына һәм Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 80 еллыгына багышланган Р. М. Фәләхов истәлегенә көрәш буенча ачык турниры үткәрелде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

17-19 апрель көннәрендә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Габдрахманова Самина, Кашапов Самир, Мәүлетов Самат әти-әниләре һәм тренерлары (Габдрахманова Гөлия Фиргатовна) белән Татарстан этабын узганнан соң, яшь инженерлар конкурсында катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Герои рядом» - «Герой янәшәдә»ачык әдәби конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатында үткәрелә.

Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Сугыш юллары, Җиңү юллары» дигән Библиотөн-2025 үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2025 елның 22 апреле 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

Көннең икенче яртысында һәм 22 апрель кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда секундына 17 метрга кадәр).

20 апрель көнне Казан танк училищесында, Алдынгылар хәрәкәтенең  «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабы булып узды. Биредә, өч яшь категориясендә, муниципаль этапларда җиңү яулаган иң көчле командалар җыелды.

Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасы урта һәм өлкән яшь категорияләрендә беренче урынга лаек булдылар, алар май аенда үтәчәк әлеге бәйгенең республика этабында көч сынашачаклар.

Яшь патриотларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы этапта уңышлар телибез!

Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче матур традиция. Өмә кирәкле һәм файдалы эш!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Тыл ветераннарын котлау

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International