17-19 апрель көннәрендә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Габдрахманова Самина, Кашапов Самир, Мәүлетов Самат әти-әниләре һәм тренерлары (Габдрахманова Гөлия Фиргатовна) белән Татарстан этабын узганнан соң, яшь инженерлар конкурсында катнаштылар. Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан 48 команда көч сынашты. Безнең команда Чиләбе шәһәрендә узган «ИКаР» халыкара Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсыта макет тәкъдим иттеләр. «RoboIce hall» командасы Fischer TECHNIK, LEGO education һәм Engino конструкторларыннан җыелган робот техникасын кулланып заманча боз сараен проектлады һәм төзеде. Нәтиҗәдә Саба районы командасы «Яшь инженер» номинациясендә җиңүче булды. Булачак инженерларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез