01 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубына йөрүчеләр белән бергә табигать кочагына экскурсия оештырдылар.
Бүген МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәнең балалар бүлеге хезмәткәрләре һәм “Салават күпере” журналы вәкилләре берлегендә оештырылган очрашуга бардылар.
Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче җирле халык һәм биредә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятиеләр җирлек территориясендә Саба шәһәр җирлеге Советы тарафыннан 2017нче елның 7нче ноябрендә кабул ителгән 34нче номерлы “Саба шәһәр җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре”нә нигезләнеп эшли.
27 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка буенча республика турниры үткәрде. "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән Латыйпов Рәис һәм Патыев Илья катнашты. Директор Нургалиев Илһам Хашим улы жюри буларак катнашты.
Интеллектуаль ярыш "Бахадир» яшьләр үзәгендә үтте. Тамашачылар һәм катнашучылар махсус йөрешләр белән таныштылар һәм фикердәшләр белән аралаша алдылар.
Шахмат-ул барлык һәм хөрмәтле спорт төрләренең берсе генә түгел, ә бәлки фән, сәнгать, логика һәм азарт белән бергә яшәү рәвеше дә. Шашкалар да акыл өчен бик яхшы гимнастика. Икенче яктан шахматтан да калышмыйлар. Бу уеннар буыннарны һәм төрле мәдәниятләрне берләштерә, энергия туплый һәм теләсә кайсы яшьтә акыл үсешен стимуллаштыра, - дип ышана турнир катнашучылары. Шуңа да алар ярышларда бик теләп катнаштылар.
28-нче июнь көнне «Сәләт» лагеренең II сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы та катнашты.
Җирлеккә кергән Югары һәм Түбән Симет авылларында , ООО "Сабэнергосервис" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Идарә исеменнән киңәшмәдә юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова да катнашты.
2019 елнын 1 июлендә Саба муниципаль районына эш визиты белэн Татарстан Республикасы игътисад министры Фарид Солтан ула Абдулганиев килде. Алар район башлыга Рәис Нургали улы Минниханов белэн берлектэ “Саба” индустрия парк”нда, “Яшел Парк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгияте экотехнопаркы”нда булдылар. Бу очрашуга Саба районы предприятияләре җитәкчеләре дә чакырылды. Министр барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырларны эшкәртү турында сөйләде.