Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче җирле халык һәм биредә үз эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятиеләр җирлек территориясендә Саба шәһәр җирлеге Советы тарафыннан 2017нче елның 7нче ноябрендә кабул ителгән 34нче номерлы “Саба шәһәр җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре”нә нигезләнеп эшли. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, капка төбе, урам, юл кырыйлары тиешле таләпләргә туры килерлек дәрәҗәдә. Урам һәм тыкрыкларда әлеге эшне контракт нигезендә шәхси эшмәкәр Богушевич Илья Леонидович башкара. Моннан тыш әлеге эшкә мәктәп укучылары да җәлеп ителә.