ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26 июнь көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре "Витамины круглый год" дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.Чарада катнашучы балаларга  яшелчәләрдә,жиләк жимешләрдә булган витаминнар турында  сөйләнелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Кояшлы ил безнең ил» дигән рәсем конкурсы узды. Китапханә ягында балалар авыл,чишмәләр тарихы турында мәгьлүмәт  алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

«Игенче» җәмгыяте, «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында «Сервис-Агро» белгечләре кукуруз кырларында яфрак диагностикасы үткәрделәр.

КФХ Мухаметшин З.З. хуҗалыгында ферма территорияләрен яшелләндерү.

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Барлыгы 714 м юл җәелде.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Елыш авылында мәчет тәзелеше дәвам итә. Шулай ук авыл клубына газ кертү эшләре башкарыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Сатыш авылы мәчетендә "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулла Алмаз Галимҗанов көче белән оештырылган, балалар өчен дини укулар башланды. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1 июль көнне Саба муниципаль районы данын яклап, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахимович ТНВ каналыннан баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып 1 урын яулады. Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлек башлыклары катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә Гумерова А.М.  тарафыннан , ял итүче өлкәннәребез белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп бара.  

3 июль көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә«табигатьтә дус бул! " дигән квест –уен үткәрелде.» . Әлеге тәрбия чарасы кече яшьтәге балаларның экологик культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән һәм аңа карата кылган гамәлләре өчен җаваплылык хисен арттыруга юнәлдерелгән. Һәр этап катнашучылардан белем генә түгел, ә тәвәккәллек һәм бәйләү таләп итте. Балалар, ахыр чиктә, үз максатларына ирешү өчен, куелган биремнәрне үтәделәр-карточкалардан мәкаль җыйдылар һәм әлеге мәкальнең «Табигать — синең дустың " дигән девизга хезмәт итүче мәгънәсен аңларга тырыштылар. Аңа ярдәм ит!». Иң күп бал җыйган Команда җиңүче булды. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International