Бүген МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәнең балалар бүлеге хезмәткәрләре һәм “Салават күпере” журналы вәкилләре берлегендә оештырылган очрашуга бардылар. Балалар әкият геройлары Тиен, Шүрәле, Төлке белән квест-уенда катнашып төрле биремнәр үтәп хәзинә эзләделәр. Биремне үтәгән саен балаларга бер сүз бирелде. Хәзинәне ачар өчен сүзләрдән “Кош канаты белән кеше дуслык белән көчле” мәкален төзеп хәзинәне ачтылар һәм һәр кешенең дуслары булырга, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәргә тиешлегнә төшенделәр. Хәзинә ачылгач балаларга күчтәнәч, бакча коллективына Диплом тапшырылды. Бүгенче очрашу эшлекле, эчтәлекле, кызыклы булды.