25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «челтерәп ага чишмәбез!». Бу бәйрәм халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә халык җырлары, милли уеннар яңгырады.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.
Бүген 6 нчы номерлы " Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «җәяүлеләр өчен куркынычсыз өчен юл» акциясе үткәрделәр.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Сабинская ПМК мелиорация" оешмасы башкарды.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
22 июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Курсабаш авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча «Бигәнәй яшьләре призына» турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе булып Курсабаш командасы калды.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатындагы паркта балалар Сабантуе үткәрелде.
Бу чара милли һәм яраткан, аның бәйрәмнәрендә балалар да, өлкәннәр дә катнаша.
Сабантуй һәр елны билгеләп үтелә, бу ел да искәрмә түгел, чөнки безнең тәрбияләнүчеләр бу җәй бәйрәмен бик яратып көтеп алалар. Сабантуй күңелле итеп бирнә җыю белән башланып китте.
Чара башында балалар һәм тәрбиячеләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук тантаналы рәвештә 9 нчы сыйныф укучыларына Горшунов А. һәм Романов А., Кызыл Мишәдәге "Саба интернат-мәктәбе» директоры Нуриева Д. Б. аттестатлар тапшырды. Аннары бәйрәм милли татар уеннары белән дәвам итте.
Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар һәм катнашкан өчен бүләкләр алдылар.
Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша халкыбызның культурасы, тормыш-көнкүреше белән таныштыру максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, 25.07 көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып белү һәм күңел ачу программасы уздырды.
Чара барышында балаларга халкыбызның җәүһәрләре булган чиккән сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чулпы, камзул турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, балалар милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм “Ат чабышы”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай” “Түбәтәй” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.