“Уйныйк әле милли уеннар” танып белү һәм күңел ачу программасы

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша  халкыбызның  культурасы, тормыш-көнкүреше белән таныштыру максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, 25.07 көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен  “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып белү һәм күңел ачу программасы уздырды.

Чара барышында балаларга халкыбызның җәүһәрләре булган чиккән сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чулпы, камзул турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, балалар  милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм   “Ат чабышы”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай” “Түбәтәй” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International