Тимершык авыл җирлегендә самообложение программасы буенча каты өслекле юллар салу эше тәмамланды. ООО Рамазан оешмасы үзенең командасы белән эшне сыйфатлы итеп башкардылар.
27 июль көнне,Кече Кибәче авыл клубында, (күчмә китап бирү пункты) 2019- театр елы уңаеннан, Чаллы драма театрында хезмәт куючы авылдашыбыз,Татарстанның атказанган артисты Әскәров Илфат Мансур улы белән очрашу кичәсе булды. Кичәгә артистның туганнары,дуслары,укытучылары,сыйныфташлары һәм театр сәнгатен сөюче тамашачылар килгән иде. Очрашу артист тормышының якты истәлекләре,хатирәләрен барлау һәм матур җырлар белән үрелеп барды.
Тимершык авыл җирлегендә хуҗалыклардан көнкүреш калдыклары җыю, эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген МПП ЖКХ Шемордан оешмасы тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.
27 июль көнне авыл китапханәсендә "Юлда куркынычсызлык әлифбасы"дигән темага юл куркынычсызлыгы буенча библиодәрес үткәрелде. Китапханәче балаларны "Сабантуй"журналыннан мәгълүмати, танып-белү материалы белән таныштырды. Балалар юл һәлакәте үзәгендә калмас өчен, үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен һәм җәяүлеләр кичү юлларының нинди төрләре булуын кызыксынып белделәр; шулай ук велосипедчылар, роликлар,самокатлар яратучылар өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр (җәйге чорда бу аеруча мөһим). "Яшь җәяүле" һәм "Күңелле юл йөрү кагыйдәләре"викториналары аеруча кызыклы үтте,чара юл йөрү кагыйдәләре темасына кроссворд чишү белән тәмамланды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре аша сатарга булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының YouTube-каналында алып барды. Чарада катнаша алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоязманы теләсә кайчан карый алалар.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Шекше авыл җирлегендә юл төзү эшләре тәмамланды. Юллар төзү үзара салым акчасына башкарылды. Төзелеш эшләрен “ПМК Мелиорация” җәмгыяте тарафыннан башкарылды.
2019 ел Татарстан республикасында эшче һөнәрләр елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан 26 июль көнне Туктар авыл китапханәсендә “Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!” дип исмеләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең максаты яшь буынга эшче һөнәрләрнең төрләрен күрсәтү һәм аларның престижын арттыру. Күргәзмәгә төрле һөнәрләрне чагылдыра торган китаплар куелды. Китапханәче китапханәгә килүче балаларга кыскача мәгълүмат бирде. Шулай ук алар белән бергә «Worldskills 2019» исемле стенгазета да чыгардык.
26 июль көнне Сатыш авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә кеше тормышында»дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Китап фикер йөртү сәләтен тудыра һәм үстерә.Бала күбрәк укыган саен, аның уку тизлеге арта, сөйләм теле байый, үз фикерен әйтергә өйрәнә, дөньяга карашы үзгәрә. Бүгенгесе көндә китапханәләр җәмгыять тормышында бик мөһим, чөнки алар барлык халыкка белемле, иҗади булырга, төрле дөньяви мәгълүматларны белергә ярдәм итүче булып тора. Китапханәче балаларга китапханә тормышы турында һәм нинди хезмәтләр күрсәтелгәне турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук Татарстан китап нәшриятының китапларыннан файдаланып китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче нәшриятнең тарихы турында сөйләде һәм татар телендә язылган хикәяләр укылды.
26 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе төрле яшьтәге балалар өчен табышмаклар чишү көненә карата «Играют с нами в прятки – любимые загадки» дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина барышында балалар мичкәдә яшерелгән, әкият геройларына кагылышлы, табышмакларга җаваплар эзләделәр.