ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

   2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү кысаларында, 2019 елның 1 августыннан 30 августына кадәр, регистраторларны йөреп чыгу юлы белән йорт, предприятие һәм җир кишәрлекләренең адресларын ачыклау уздырылачак. Хөрмәтле Саба районы халкы, регистраторлардан мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иткән очракта, сорауларыгызны игътибарсыз калдырмавыгызны сорыйбыз. Барлык регистраторларның Дәүләт статистикасы федераль хезмәте регистраторы таныклыгы бар, аны алар беренче таләп буенча бирергә тиеш.

   Әлеге хезмәткәрләр тарафыннан дөрес гамәлләр башкарылмаса яки аларның вәкаләтләре расланса, телефон аша дәүләт статистикасы район бүлегенә 23697 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз

2019 елның 26 июлендә  А. Д. Сахаровка 100-яшь тулу уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең социаль хезмәткәрләре  Важнова Светлана Николай кызы һәм Тазниева Рузалия Гайфулла кызы җитәкчелегендә, Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә булдылар. Китапханә хезмәткәре Садыкова Гөлназ Хатмулла кызы өлкәннәрне академик - Андрей Дмитриевич Сахаровның биографиясе белән таныштырды. Ул аның фәнгә керткән өлеше, казанышлары турында сөйләде, шулай ук китапханә хезмәткәре Гөлназ Хатмулла кызы өлкәннәрне китапханәләрнең электрон каталоглары һәм ресурслары белән таныштырып узды. Интернет аша китап укырга, төрле мәгълүмат белән ничек кызыксынырга мөмкин булуын күрсәтте.

          Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, өлкәннәр бик канәгать булдылар һәм аңа яңадан очрашырга теләк белдерделәр. Китапханәгә экскурсиягә биш өлкән кеше катнашты. Экскурсия ахырында истәлеккә фотога төштеләр.

30 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара дуслык көне уңаеннан “Дуслык елмаюдан башлана” дип исемләнгән стенгазета чыгардылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Көмеш кыңгырау гәҗитендә "Гаилә белән китапханә" проекты чараларының берсе басылып чыкты.Әти әниләр сабыйлары белән китапханәгә йөрүне дәвам итә.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә юл билгеләре кую бара.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

   Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

27 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә, театр елы уңаеннан, якташыбыз, Яр Чаллы драма театры актеры, ТР атказанган артисты Илфат Мансур улы Әскәров белән очрашу булды. Очрашуда И.Әскәровның туганнары, укытучылары, классташлары, авылдашлары катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

          29 июль  көнне Тимершык мәдәният йортында  Тимершык авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  җирле бүлекчәсе берәмлегенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Тимершык авыл җирлеге башлыгы  Айдар Ханифулла улы Хаҗиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 30 гыйнварында халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

29 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре төрле яшьтәге укучылар өчен «Быть здоровым – это стильно!» дип исемләнгән интеллектуаль-спорт уены оештырды. Китапханәчеләр Садыйкова Г., Мухаметзянова Л. сәламәт яшәү рәвеше темасына төрле викториналар һәм конкурслар үткәрделәр. Соңынна мәдәният йорты мәйданчыгында балалар сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр һәм ялгыш җаваплар өчен спорт биремнәрен үтәделәр. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч узды, ахырдан барлык катнашучылар татлы призлар алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Чыннан да, тормышыбызны китап, газета, журналлардан  башка күзаллавы бик авыр. Алар безгә укырга, белгечлек үзләштерергә, осталыкны камилләштерергә, күзаллауны киңәйтергә ярдәм итәлә;. алдагы буыннар тәҗрибәсен баетып, авырлыкларны җиңәргә булышып, тугры дусларга әйләнәләр.

29 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Шат нур" мәчетендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар өчен "Китапханә – серле дөнья"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында китапханәче Зарипова И.Х. китап һәм китапханәнең кеше тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрде, китапханә барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, каталог буенча китап эзләргә өйрәтте. Дәрес ахырында балаларга үзләре теләгән китап-журналлар карарга һәм укырга мөмкинлек бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International