ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

30 июль көнне район китапханәсендә периодика көне үткәрелде.Укучылар арасында “Минем яраткан журналым”дигән сорау алу уздырылды. Укучылар арасында “За рулем”, “ФИС”, “Приусадебное хозяйство”, “Сөембикә”, “ Казан утлары” журналлары зур уңыш казаналар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Югары Симет авыл җирлегендә , үзара салым акчасына , юлларны төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

25 июль көнне Кече шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз картлар йортында “Туган як моңнары” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 июль көнне авыл китапханәсендә "Безнең гаиләдә барысы да китап белән дус"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.  Чарада катнашучылар белән гаилә, китапның балалар тормышындагы роле турында сөйләшенде, укылган китапларны искә төшерделәр һәм яңалары белән таныштылар. Китап күргәзмәсендә ата-аналар балачакта укыган авторларның: А.С.Пушкин, Н. Носов Л. Толстой К. Чуковский, рус-халык әкиятләре,шулай ук балаларның яраткан, хәзерге заман язучыларының:А. Барто, А. Усачев,о. Пройслер, В. Бианки, Э. Успенский. Әлеге авторлардан һәм китаплардан тыш, күргәзмәдә оптимизм,игелеклелек китерә торган башка бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр тәкъдим ителгән иде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

30
июль, 2019 ел
сишәмбе

30 июль көнне Сабабаш авыл клуб мөдире, клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен, Саба районының истәлекле урыннарында “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап” дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсоводыбыз Тамчыгөл Вәлиева маршрут буенча тукталган һәр маршрут тарихы белән таныштырып барды. Маршрут Сатыш авылындагы музей-мәдрәсәсе белән танышудан башланды. Шулай ук Казанче Бигәнәй авылында урнашкан «Ишан-хәзрәт» каберендә булдылар, аннан соң Ш.Х.Биктимиров исемендәге китапханәдә булдылар. Китапханә хезмәткәре Загирова Ләйсән аларны актерның биографиясе белән таныштырды. Шулай ук Сөембикә манарасы рәвешендәге кунакханәдә дә булдылалар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр. Районыбызның матурлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Күчү чорына бәйле иминият пенсиясе мәсьәләләре буенча  кайнар линия

Кояшкай  балалар бакчасында  “Туган як тәбигате” темасына шөгыль булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гараев  җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт  Советы Депутатларын сайлауга әзерлек, тимерюлчы һәм физкултурачылар  бәйрәмен уткәру, яртыеллык эшчәнлеккә йомгак ясау  максатында, җыенга эзерлек  йөзеннән  кинэшмэ үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Халык ара дуслык көне» уңаеннан балигъ булмаган балалар белән «Дуслык кайда, шунда татулык» дигән темага чара үткәрделәр.

Бу чараның  максаты балаларда "дуслык" һәм "чын дус" төшенчәләренең мәгънәсен формалаштыру, аларның рухи кыйммәтләрен курсәтү  һәм һәр кеше тормышында бу төшенчәләрнең бик  әһәмиятле булуын ачыклау.

Кичә, 29 июль конне  Саба муниципаль районы футбол буенча ир-ат командалары арасында  Чемпионат уеннары тогэллэнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International