30 июль көнне авыл китапханәсендә "Безнең гаиләдә барысы да китап белән дус"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар белән гаилә, китапның балалар тормышындагы роле турында сөйләшенде, укылган китапларны искә төшерделәр һәм яңалары белән таныштылар. Китап күргәзмәсендә ата-аналар балачакта укыган авторларның: А.С.Пушкин, Н. Носов Л. Толстой К. Чуковский, рус-халык әкиятләре,шулай ук балаларның яраткан, хәзерге заман язучыларының:А. Барто, А. Усачев,о. Пройслер, В. Бианки, Э. Успенский. Әлеге авторлардан һәм китаплардан тыш, күргәзмәдә оптимизм,игелеклелек китерә торган башка бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр тәкъдим ителгән иде.