25 июль көнне Кече шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз картлар йортында “Туган як моңнары” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар. “Мирас” фольклор коллективын, аерым җырчыларны, биючеләрне тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар һәм алда тагын очрашу өмете, рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.