26 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Ромашка" балалар бакчасында "Әкият ялган, ләкин хак, күп егетләргә сабак" исемле балалар иртәсе үткәрделәр. Балалар белән бергә әкият иленә сәяхәт иттеләр, өстәл курчак театры тәкьдим ителде. "Өч кыз" әкияте кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнап, кычкырып укылды. Әкиятләр - балаларның иң яратып тыңлый, укый торган китаплары. Балалар иртәсе бик җанлы үтте. "Өч кыз" әкиятенең яхшылыкка, шәфкатьле, гадел, кыю булырга чакыруын аңладылар.
А.Д.Сахаровның 100 еллыгы уңаеннан, 26 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенә Шәмәрдән авылы социаль хезмәткәрләре ялгыз өлкән яшьтәге хатын–кызларын «Андрей Сахаров – человек эпохи» дип исемләнгән хәтер сәгатенә чакырды. Сахаров водород коралын уйлап табучы һәм Нобель премиясе иясе. Китапханәче Садыйкова Г.Х. академикның тормыш юлы, аның фәнни казанышлары, гаиләсе, бүләкләре һәм авыр төрмә вакытлары турында сөйләде. Чара барышында «Путь Сахарова» дип исемләнгән электрон презентация күрсәтелде.
Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Ю-Алан авылы клуб мөдире белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы Саба район оешуга 90 ел уңаеннан, туган төбәгебезнең табигать байлыкларын барлау максатыннан Калатау авылы болынында “Челтер-челтер чишмәбез” дигән чишмә бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп сәбәпчесе шушы авылда яшәүче Рәфис Фәсхетдинов җитәкчелегендә авыл халкы ярдәме белән яшәү чыганагыбыз булган – чишмә казылып “Рәфис” исеме белән аталды, халык тарафыннан кабул ителде. Бәйрәмдә китап күргәзмәсе куелып, чишмәләр турында шигырьләргә, җырларга мәдхия тыңлап, күңелле уеннар уйналды. Бәйрәм чарасы “Рәфис” чишмәсе суыннан хәзерләнгән чәй табыны янында тәмамланды.
Узган атнада безне Казан шәһәренә тылсымлы бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм чыннан да бик тылсымлы булды, чөнки ул уеннар, тылсымлы фантазияләр һәм шаяннар белән тулы иде. Балалар хәйрия концерты карадылар. Бәйрәмгә шулай ук аниматорлар да чакырылган иде, алар балалар өчен чын сабын куыгы тамашасы оештырдылар. Бу тамашада балалар үзләре дә актив катнашты. Бәйрәм әкияти килеп чыкты. Әзерләнгән күңел ачу-уен программасы балаларның кәефен күтәрде. Балалар өчен бу могҗизалы бәйрәм оештырганнары өчен мәрхәмәтле кешеләргә бик зур рәхмәт.
27 июль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре Иске Мичән һәм Керәнне авыллары яшьләре катнашында "Яшьнәп торган яшьлек" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.Концерт номерлары кызыклы уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Бу чара яшьләргә бик ошады. Бәйрәм 90 еллар дискотекасы белән дәвам итте.
Шулай итеп, экскурсия маршрутының икенче атнасы тәмамланды! 23 июль көнне Сатыш авылы халкы өчен экскурсия үткәрелде. 24 июль көнне безнең экскурсиядә Түбән Шытсу халкы булып китте. 25нче сыйныф укучылары Саба мәчетендә оештырылган балалар лагере өчен экскурсия уздырдылар. Балалар бик акыллы, хәзер алар Саба районында урнашкан халыкның, торак пунктларның һәм авыл җирлекләренең күпме булуын төгәл беләләр. 26 июль көнне Явлаштау халкы өчен экскурсия үткәрелде. Бүген дә, 27 июль көнне, Юлбат һәм күләгәдә яшәүчеләр өчен экскурсия программасы булды. Экскурсия август уртасына кадәр броньланган даталар белән тәмамланды! Сезгә туган якның истәлекле урыннарында булу бик ошый! Әмма сезнең өчен бу экскурсияләрне үткәрү барыннан да бигрәк ошый, чөнки безнең районда яшәүчеләр гаҗәеп халык: шат күңелле, ачык, чыдам һәм һичшиксез күңелле-экскурсия ахырына йөзнең барлык мускуллары көлүдән чирли! Кадерле туристлар сезне түземсезлек белән көтеп калабыз! Белешмәләр өчен Телефон: 89600-337-36.
2019 елның 26-27 июль көннәрендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында каринг буенча Стриж, Пилот, 125-А, 125-Б төрләрендәТатарстан Республикасының 24 нче чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
Цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат
2019 елда Россиянең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстан Республикасында, ил Президенты кушуы буенча, аерым алганда, медицина өлкәсендә – «сәламәтлек саклау» һәм «Демография»илкүләм проектларын гамәлгә ашыру башланды.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!