Цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенны сатып алуга чыгымнарын компенсация бирү турында

2019 елның 27 июле, шимбә

Цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат

        Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.

   Компенсация цифрлы телевизион приставканың яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмый.

   Компенсацияләр алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:

   Җан башына уртача кереме ПМ дан түбәнрәк булган күпбалалы гаиләләр балага айлык пособие алучылар булып торалар;

-инвалид балалары булган гаиләләр, җан башына уртача кереме ПМ дан түбәнрәк булган, алар балага айлык пособие алучы булып торалар,

-ялгыз яшәүче (пенсионерлардан торучы гаиләләр), 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәкләр, җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмый;

-ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр), җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмый.

   Компенсацияне билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең в-бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

-йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай өчен керемнәрен раслаучы документлар;;

-сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен түләүне раслаучы документ.

   Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирүдән азат ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International