«Китап һәм китапханә кеше тормышында»

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

26 июль көнне Сатыш авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә кеше тормышында»дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапның кеше тормышында әһәмияте бик зур. Китап фикер йөртү сәләтен тудыра һәм үстерә.Бала күбрәк укыган саен, аның уку тизлеге арта, сөйләм теле байый, үз фикерен әйтергә өйрәнә, дөньяга карашы үзгәрә. Бүгенгесе көндә  китапханәләр җәмгыять тормышында бик мөһим, чөнки алар барлык халыкка  белемле, иҗади булырга, төрле дөньяви  мәгълүматларны белергә ярдәм итүче булып тора. Китапханәче балаларга китапханә тормышы турында һәм нинди хезмәтләр күрсәтелгәне турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук Татарстан китап нәшриятының китапларыннан файдаланып китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче нәшриятнең тарихы турында сөйләде һәм татар телендә язылган хикәяләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International