14 май көнне Олы Шынар авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2025 елда терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды.
13 нче май көнне Эзмә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе Хабибуллина Фирдәвес Тимерхан кызының 60 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
14 нче май көнне, "Шәмәрдән "Үсеш" лицее базасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге, Саба районы "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе, "Беренчеләр чакыруы" Бөтенроссия проектының муниципаль этабын уздырды.
Тренер Исмаилов Хайём Фарходович төркеме контроль нормативлар тапшырды. Тренер әйтмешли, нормативларны тапшыру - спортчылар өчен стресс ул, әмма елдан-ел спортчылар нормативларны ышанычлырак тапшыралар һәм физик әзерлекләрен яхшырталар.
Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Хәмит кызы Хаҗиева үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны хезмәттәшләре, укучылары, укытучы-ветераннар һәм Евлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котлады.
14 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә учреждениене төзекләндерү, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
(2025 елның 14 мае 18.00 сәгатьтән 15 май 21.00 сәгатькә кадәр)
2025 елның 14 маенда кич белән, 15 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчле җил, яшенле яңгырлар, кайбер районнарда боз яву, төнлә көчле яңгырлар көтелә.
Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге Оет авыл зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде. Авылда яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да актив катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Олы Шыңар авыл җирлегендә тыл ветераннарына Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин А.М.; Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мубараков Р.Г.; “Туган Як” җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К.; ветераннар Советы рәисе Гарипов А.М. халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң мәдәният йортында һәм авыл клубында бәйрәм концертлары булды. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.