14 нче май көнне, "Шәмәрдән "Үсеш" лицее базасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге, Саба районы "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе, "Беренчеләр чакыруы" Бөтенроссия проектының муниципаль этабын уздырды.

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

14 нче май көнне, "Шәмәрдән "Үсеш" лицее базасында, "Яшьлек" яшьләр үзәге, Саба районы "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе, "Беренчеләр чакыруы" Бөтенроссия проектының муниципаль этабын уздырды.                        

Чараны Саба районы “Беренчеләр хәрәкәте" бүлеге җитәкчесе Хаҗиев Илнар Илдар улы башлап җибәрде.                     "Без "Яшьлек" яшьләр үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен саклау өчен төрле спорт һәм мәдәни  чаралар үткәрәбез. Алга таба да  мондый чаралар ешрак үткәрелер дип ышанам ", - диде ул.

"Беренчеләр чакыруы" Бөтенроссия проектының муниципаль этабында төрле спорт уеннары үткәрелде:

- идәндә утырган килеш ,алга иелү

- урында килеш,озынлыкка сикерү

- бочче уены

- каршылыклар полосы 

Барлыгы өч команда ярышты.Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урында "Аклар", 2 урында "Шәмәрдәннәр",

3 урында "Кызыллар" командасы.

Барлык командалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярыш тәмамлангач, һәр катнашучы грамота,медаль һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International