2025 елнын апрель аена терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә.

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

14 май көнне Олы Шынар авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2025 елда терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды һәм район хуҗалыкларындагы актуаль проблемалар каралды. Терлекчелек буенча  идарә консультанты Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны тармакның җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. 1 майга авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 40 556 тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата 105%. Сөтнең иң күп артымы «Нырты АХП» ҖЧҖендә, «Туган як»ҖЧҖендә, «Игенче» ҖЧҖендә, «Симет» ҖЧҖендә, «ПМК» ҖЧҖендә,  Мичан ҖЧҖ «Саба". 5357 тонна ит җитештерелгән, шуның 1789 тоннасы сыер ите һәм 3568 тн. дуңгыз ите. Районда эре мөгезле терлекләр саны 33981 баш тәшкил итә. Шулай ук 45147 баш дуңгыз, 6915 баш сарык һәм кәҗә, 2616 баш ат исәпләнә. Ел башыннан бирле районда 4740 бозау туган. Үз чыгышында яшь терлекләрнең сакланышына, сөт терлекләренең кимүенә игътибарны юнәлтте.

Аннары «Туган як» ҖЧҖ белгечләре хуҗалыкта башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар, җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләр белән таныштырдылар. Хуҗалык директоры Фәргать Сәүбанов авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча йомгаклар ясады, терлекчелектә эшләрнең торышы, алда торган язгы кыр эшләренә планнар, техника һәм кадрлар белән тәэмин ителеш турында сөйләде. Семинарның практик өлешендә Саба районы буенча Россельхозүзәк җитәкчесе Васил Кәбиров чакырылучыларны көзге, сабан һәм азык культураларының торышы белән таныштырды. Корткычлар һәм авырулар белән көрәш методлары турында аңлатты.

Тэги: УСХиП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International