8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрелде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин А.М.; Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мубараков Р.Г.; “Туган Як” җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К.; ветераннар Советы рәисе Гарипов А.М. халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң мәдәният йортында һәм авыл клубында бәйрәм концертлары булды. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.