22 май көнне Саба мәктәбендә «Без-Россия гражданнары!" проекты кысаларында Явлаштау урта мәктәбе укучылары паспорт алдылар. Оештыручылар - "Яшьлек" яшьләр үзәге һәм "беренчеләр хәрәкәте"нең җирле бүлеге. Мәртәбәле кунаклар: - Рәис Нургали улы Миңнеханов, Саба районы башлыгы; - Айсинә Рөстәм кызы Нәгыймова, ТР Яшьләр министрлыгының «Патриот» үзәге директоры урынбасары. Алар балаларны бу мөһим үсеш чоры белән котладылар, аларга үз иле белән горурлануларын, уңышка омтылуларын һәм Россиянең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.
2025 елның 21 маенда «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмаларының интеллектуаль Сабантуен үткәрде, ул ТР коммерцияле булмаган оешмаларының «социаль үзгәрешләр лидерлары» остазлык мәктәбе җитәкчеләренең идарә итү компетенцияләрен үстерү буенча белем бирү программасының соңгы кыңгыравы булды.
2025нче елның 23нче маенда Гайнанов Хәбир Гайнан улына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Яз айларына аяк басуга районда тирә-юньне чистарту эшләре башланып китә. Чисталык һәм тәртип булган җирдә үзебезгә дә яшәве дә, эшләве дә күңелле. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә территорияне ел дәвамында тәртиптә тоталар, җәен исә бина янындагы үлән чабылып, төрле төстәге чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар.
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
Проектта катнашучылар Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов белән очрашты. Ул катнашучыларның проектларын шәхсән тыңлады, проектлар буенча сораулар бирде һәм кире элемтә бирде.
19 майда Юлбат авыл китапханәсе Саба район китапханәсе тарафыннан 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган "Утлы еллар кайтавазы" әдәби марафонында актив катнашкан Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү башланды.
Юлбат авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.