90 яшьлек юбилярны котлау.

2025 елның 23 мае, җомга

2025нче елның  23нче  маенда  Гайнанов Хәбир Гайнан улына    90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды. Гайнанов Хәбир Гайнан улы  1935 елның 23 маенда Кече Шыңар авылында туа.“Әти сугышка киткәндә  без 3 бала калдык. 1941 елда китте дә, исән-сау кайта алмады, 1944 елның 26 июнендә үлгән дигән хәбәре килде. Ул Белоруссиянең Шумилино поселогында  күмелгән” – дип искә ала ул.Сугыш вакытындагы ачлык, ялангачлыклар аның исеннән бер дә чыкмый. “Ул вакытта ашарга юк, ачлык. Атлык, кычыткан ашап үстек. Бернәрсә дә юк иде.” Ачлыктан шешенә башлагач аларны сеңлесе белән икесен  әниләренең Керәнне авылында яшәүче апасы үзләренә тәрбиягә алып китә, анда 2 ел яшиләр. Мәктәптә дә 2 сыйныфны шунда укый. Эш яшенә кергәч колхозда эшли башлый. Аннан соң  Совет армиясе сафларына алына, Германиядә 3 ел хезмәт итә. Кайткач  хезмәт юлын колхозда дәвам итә,  тракторчылар курсын тәмамлый, кичке мәктәптә дә укый. Лаеклы ялга чыкканчы  фермада слесарь булып эшли. Колхоз рәисе аны инженер Хәбир дип йортә торган була. Хезмәтен хөрмәтләп бик күп грамоталар ала, рәсеме колхозның Мактау тактасында тора.  Аңа “Ленинның тууына 100 ел”, “Хезмәт ветераны” дигән медальләр дә тапшырыла.Олы Шыңар мәктәбенә укытучы булып эшкә килгән Сатыш авылы кызы Факихә апа белән танышалар һәм 1961 елда өйләнешәләр.6 бала тәрбияләп үстерәләр, 12 оныклары, 5 оныкчыклары бар. 60 ел бергә яшәгәннән соң тормыш иптәше 2021 елда вафат була. Хәбир абыйбүгенге көндә Кече Шыңар авылында үз йортындакызы Миләүшә тәрбиясендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International