Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Liliya.Ahmetshina@tatar.ru яза аласыз
"Мингер Агро" ҖЧҖ предприятиесе 2017 елның 17 мартында оештырылган. ОКВЭД эшчәнлегенең төп төре 10.41 май һәм май җитештерү. Предприятиядэ 25 кеше эшли. Предприятие динамик рәвештә үсә. Уртача хезмәт хакы 35000 сум тәшкил итә. 2020 елда 9 кешегә өстәмә 9 эш урыны булдырылган. Керем 2019 ел белән чагыштырганда 2% ка арткан, хезмәт хакы фонды 1% ка арткан. Салым йөкләмәләре һәм иминият взнослары буенча бурыч юк.
2 февраль көнне, Олы Нырты мәдәният йортында, Сталинград өчен барган бәрешләрдә җиңугә багышланган -“2 февраль-Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец фашистларын тар-мар итү көне” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. Әлеге бәрелешләрдә башларын салган авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
Иске Мичән “Таң” балалар бакчасында балалар өстәл уеннары уйнарга бик яраталар. Бу уеннар балаларның интельлектуаль сәләтләрен ача , аларда уңай хис-тойгылар үстерә. Уен барышында балаларның хәтере ныгый, игътибарлылыгы арта, алар бер-берсенә юл куярга, аңлашып уйнарга өйрәнәләр, шулай ук тырышлык,эшне ахырына кадәр җиткерә белү, дисциплинарлылык-балаларга киләчәктә, мәктәптә укыган вакытта да кирәк булган сыйфатлар. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә төрле өстәл-басма уеннар уйныйлар: парлы рәсемнәр, лото, домино һәм башкалар.Бакчада һәр баланың теләге һәм сәләте буенча өстәл уенын сайлау мөмкинлеге бар.Буш вакытында балалар бик теләп аерым-аерым һәм парлап уйныйлар.Шулай итеп,барлык өстәл уеннары баланың шәхси сыйфатлары һәм сәләтләре үсешенә дә зур этәргеч ясый.
2 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында, физик-дәвалау культурасы инструкторы Хәсбиева Г.Р. җитәкчелегендә, вак моториканы яхшырту максатыннан, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен индивидуаль дәресләр үткәрелде. Бу шөгыльләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту,гомер озынлыгын һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Россия Пенсия фондының республика бүлекчәсе коллегиясе
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына 30 ел тула!
Борынгы татар авылларында кичке утырулар бик популяр булган.
29 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Кич утыру» дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чарада "Ак калфак" клубы "Зөбәрҗәт" фольклор клубы әгъзалары татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Чарада катнашучылар әниләр һәм әбиләребезнең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, алар үзләре кичке утыруларда вакытны ничек уздырулары турында сөйләделәр, онытылган җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. "Йөзек салыш", "Гөлбану", "Урын алыш" уеннары уйнадылар. Бу кичәнең җылы, ихлас атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады.