Россия Пенсия фондының республика бүлекчәсе коллегиясе

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

 

      Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елдапенсияләрнеарттырупараметрларыяңаданкаралды. Пенсияләринфляциядәнюгарыраккүләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк.Картлыкбуенчаиминиятпенсиясенеңуртачакүләмеиндексациядәнсоңякынча 17,8 меңсумтәшкилитәчәк.

       1 февральдән айлык акчалата түләүләр, ә апрельдән - социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Августта 2021 елда эшләгән  һәм аларга страховой взнослар түләнгән пенсионерларның пенсияләре арттырылачак.

2022 ел новеллалары

       2020 елдан Пенсия фонды берничә төр хезмәт күрсәтүнең гадиләштерелгән тәртибен кертте, пенсияләр һәм пособиеләр читтән торып рәсмиләштерелде, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр автомат рәвештә озайтылды. Бу башлангычлар 2022 елдан үз көченә кергән пенсия законнарында чагылыш тапты. Пенсияләр түләүнең яңа кагыйдәләре нигезендә банкрот дип табылган пенсионерлар кредиторлар тарафыннан түләтүләрдән азат ителәчәк.

       Пенсияләр алуны гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә рәсмиләштерү исемлеге киңәйтелгән. Инвалидлык буенча пенсияләр һәм федераль социаль өстәмә түләүләр пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә, тиешле статусны ачыклау факты буенча билгеләнәчәк. Эшләмәүче гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булмаганда, мәшгульлек  хезмәте тәкъдиме буенча вакытыннан алда,  шулай ук проактив режимда пенсия билгеләргә мөмкин. Туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 80 яше тулган гражданнарга  пенсия белән тәэмин итүнең иң отышлы варианты - туендыручысын югалту яки картлык буенча иминият пенсиясенең берсе–автомат рәвештә сайланачак. Моннан тыш, «авыл өстәмәсе» билгеләнгән гражданнарга авыл җиреннән күченгән очракта да әлеге өстәмәне  түләү дәвам ителәчәк.

Социальярдәмнеңяңачаралары

Социальказначылыкпринципларыэтаплаптормышкаашырыла. Россия Президенты социальтүләүләрнеңгамәлдәгесистемасынүзгәртергәтиешлеканунгакулкуйды. Аныңнигезендә,2022  елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондынакайбертүләүләрнебилгеләүбуенчаяңавәкаләтләрйөкләнгән. Бу- социальяклауһәмРострудтөбәкорганнарыэлекгамәлгәашырган 35 төрдәге социальярдәмчарасы, шулисәптәнбалаларгапособиеләр, радиациядәнзараркүрүчеләргәмәҗбүритүләүләр, репрессия корбаннарынатүләүләр. Сүзшулайукхәрбихезмәткәрләрнеңбалалыхатыннарынапособиеләр, инвалидларга ОСАГО буенча компенсация түләүтурында бара. Әлегеярдәмчаралары 21 меңнәнартыккешенеколачлады. Гражданнаргатүләүләрнеңгомумикүләме 2022 ел дәвамындаберенчелбәяләүләрбуенча 141,5 миллион сумтәшкилитәчәк.

Түләүләр "бертәрәзә" принцибыбуенчабашкарылачакһәмилнеңбөтентерриториясендәбердәмкагыйдәләрһәмбердәм механизм буенчабилгеләнәчәк. Бухезмәт күрсәтүнеңсыйфатынарттырырга, ә гражданнаргадокументларҗыймыйча гына пособие алыргамөмкинлекбирәчәк.

Вакытынннан алда әзерлек эшләре

         Пенсия фонды белгечләре пенсиягә чыгачак  гражданнар белән алдан ук эшлиләр. Шул максаттан чыгып, Пенсия фонды  органнарына пенсия эше макетын алдан формалаштыру өчен якланган каналлар буенча мәгълүмат бирә торган эш бирүчеләр белән килешү төзелде. Бүгенгә шундый 50 меңгә якын килешү төзелгән инде.  2021 елда 29 меңнән артык электрон түләү  эшләрнең макеты формалаштырылган.

           Инвалидлык белән бәйле түләүләрне билгеләү буенча әзерлек эшләре барышында  Пенсия фонды Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге белән хезмәттәшлек итә. Ул юлламаны рәсмиләштерү этабында МСЭ да инвалидлык билгеләү өчен җибәрелгән гражданнар турында мәгълүмат бирә. Алдан әзерлек эшләре алып бару технологиясе инвалидлык буенча пенсия билгеләгәндә гариза алмыйча гына барлык башка пенсия хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ана (гаилә) капиталына сертификат

         Соңгы берничә елда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме сизелерлек артты. Ана капиталы программасына масштаблы яңартулар кертелде. Индексация дәвам иттерелде, ике тапкыр программаны озайту турында карар кабул ителде, аз керемле гаиләләр өчен айлык түләүләр барлыкка килде, икенче балага сумма арттырылды, беренче балага капитал кертелде.

         2021 елда 355 меңгаилә капитал алды. Программа эшлибашлаганнанбирлеаларга 111 миллиард сумакчаҗибәрелде. Сертификатларның 92%ы, гражданлык актларын теркәү хезмәтенеңбердәмдәүләт регистры мәгълүматларынанигезләнеп, проактив вариантта бирелгән. 2021 елда Татарстан Пенсия фондыана капиталыннанфайдалануны сорап язылган гомумисуммасы 12,5 миллиард сумтәшкил иткән 30 меңнәнартыкгаризаны канәгатьләндерде.Аларның күпчелеге - барлыкгаризаларның 72% ы торакшартларыняхшыртуга туры килә. Гаилә капиталы акчаларыннанайлыктүләүалучыгаиләләр саны арта. 2021  елдабукүрсәткечгомуми суммасы 200 миллион сумнанартыкбулган 4 335 гаиләтәшкилитә. Буузганелныңшулукчорыбеләнчагыштырганда 30 проценткакүбрәк.

       1 февральдәнанакапиталыниндексацияләүфаразлау буенчатүгел, әфактик инфляция буенчаүткәреләчәк. Беренчебалагагаилә 524 527, 90 сумалачак. Алга табагаиләдәикенче бала туса, капитал күләме 168 616,2 сумга арттырыла.

ИРР. 45 яшьтән узган гражданнарга мәгълүмат җиткерү

        2022 елда картлык һәм пенсия тупланмалары буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме турында гражданнарга актив мәгълүмат бирү башлана. Ул гражданнарга үзләренең булачак пенсия хокукларын формалаштыруны алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча тәкъдимнәр ясарга мөмкинлек бирәчәк.

         Мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, шулай ук Пенсия фондына мөрәҗәгать барышында  биреләчәк. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән узган ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга 3 елга бер тапкыр киләчәк. Аларда, инде җыелган пенсия хокукларыннан чыгып, картлык буенча пенсиянең күләме нинди булачагы чагылыш табачак. Шәхси хәбәрнамәдә шулай ук картлык буенча пенсиягә чыгу шартлары, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга кирәклеге  һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International