12 февраль көнне Сатыш авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022» - «Лыжня Татарстана 2022» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.
14 февраль көнне Сатыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап һәм китапханә кеше тормышында" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде.
Сатыш авылында өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы ярышы узды. Тренерлары- Султанов Азат.
Азнакай шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Сатыш авыл егет Гарипов Язнур беренче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз! Тренеры- Ермолаев Ильдар.
15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь.
Теләче районы Баландыш авылы җирлеге бюджет системасы хезмәткәрләре Сатыш авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар.
11 февраль көнне Саба муниципаль районы мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның зона турын оештыру комитетын жюри рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» РИО Президиумы әгъзасы, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры киңәшчесе Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы җитәкләде. Жюри составына шулай ук татар традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Әнвәр кызы Кашапова, «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе Алсу Мәүсил кызы Шакирова, шулай ук катнашучы районнарның хатын-кызлар советлары рәисләре керде.
2022 нче елның 11нче февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
2012 елның 12 февралендә Шәмәрдән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2022" - "Татарстан чаңгы юлы-2022" массакүләм ярышларының берсе булып узды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Финиш сызыгыннан соң барлык җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Барлык катнашучыларны мәктәпкәчә яшьтәге мәктәп укучылары да финишта шулай ук актив катнашкан өчен медальләр һәм грамоталар көтә иде.
Бу хакта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «минем балачак – сугыш»Бөтенроссия акциясенең еллык йомгаклау чарасы барышында игълан ителде. Акция кысаларында волонтерлар балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнарга ярдәм күрсәттеләр, аларның видео истәлекләр яздылар, ветераннар белән меңләгән очрашулар уздырдылар.