2022 нче елның 11нче февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның һәм районыбызның ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Чыгышлар тәмамлангач, язмача алынган сорауларга җавап бирелде. Соңыннан район башлыгы Р.Н.Минниханов йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул 2021нче ел нәтиҗәләре буенча үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү буенча республика конкурсында 1нче призлы урын алган өчен җирлек башлыгы Р.М.Хәсәновка диплом тапшырды, алга куелган бурычлар, көтелгән яңалыклар белән таныштырды.