11 февраль көнне Саба муниципаль районы мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның зона турын оештыру комитетын жюри рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» РИО Президиумы әгъзасы, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры киңәшчесе Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы җитәкләде. Жюри составына шулай ук татар традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Әнвәр кызы Кашапова, «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе Алсу Мәүсил кызы Шакирова, шулай ук катнашучы районнарның хатын-кызлар советлары рәисләре керде.