«Карлы Җиңү»

2026 елның 11 гыйнвары, якшәмбе

Балалар өчен Яңа Ел лотереясе - авыл халкы өчен күңелле уен. Лотерея билетлары уйнату-авыл мәдәният йортында очрашу, аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен сәбәп тә ул. 10 гыйнвар көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре  «Карлы Җиңү» исемле традицион оттырышсыз лотерея билетлары уйнаттылар. Балаларның музыкаль номерлары ,ярдәм итәргә килгән   ата-аналар өчен ,сюрприз булды. Лотерея уйнату Яңа ел уеннары һәм китапханәчедән "Әдәби Алан"проектында актив катнашучы балаларны  котлаулар белән үрелеп барды. Кунаклар үзләре белән күтәренке Яңа ел кәефен генә түгел, яхшы Яңа ел бүләкләрен дә алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International