Балаларның иң яраткан әкиятчеләренең берсе А.С. Пушкин була һәм шулай булып кала да. Аның әкиятләре оптимистик, аларда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, һәм, әлбәттә, алар һәрнәрсәдә яхшыны күрергә, шәфкатьлерәк булырга һәм гади әйберләргә шатланырга өйрәтәләр. Олы Нырты авыл китапханәсендә «Пушкинның әкият геройлары эзләре буенча» дигән квест үткәрелде. Балалар әкиятләр, аларның геройлары турында белемнәрен күрсәттеләр. Балалар А.С. Пушкин әкиятләрен беләләр һәм квест биремнәрен үтәгәндә аларны яттан сөйлиләр.
Мондый уеннар балаларның хәтерен һәм белемнәрен активлаштыра, аларны берләштерә. Балалар бик күп яхшы хис-кичерешләр тойдылар һәм истәлеккә бүләкләр белән таралдылар.