15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 12 февраль көнне, Мамалай авыл клуб мөдире Казанче Бигәнәй авыл китапханәчесе белән берлектә, әлеге истәлекле датага багышлап “Кояшкай” ясле-бакча балаларына «Муса абый— балаларның якын дусты» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. «Муса Җәлил-каһарман шагыйрь» дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Китапханәче балаларны аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштырды. Китаплардан шушы чор яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр укылды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар, чөнкки аның шигырьләре туган илне, табигатьне, хезмәтне сөяргә өйрәтә.