«12» февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022» - «Лыжня Татарстана 2022» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.
14 февраль көнне район китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган "Күңел белән рәсем ясыйбыз"дигән чара узды. Бу көнне китапханәчеләр үз укучыларына бәйрәм рухы ясадылар. Китапханәдә "Дөнья өстендә мәхәббәт хакимлек итә" дип исемләнгән күргәзмә төзелде, укучыларга татар, рус, чит ил язучыларының мәхәббәт турындагы китапларын сайлау мөмкинлеге тудырылды. Бәйрәм уңаеннан чарага оста куллы,талантлы Эльвира Галиева чакырылган иде,ул буяулар , пумала һәм киндер ярдәмендә сәнгать әсәрләре иҗат итү буенча мастер-класс уздырды.
2022 елның 12 февралендә Байлар Сабасында "Россия чаңгы юлы-2022" - "Татарстан чаңгы юлы-2022"массакүләм ярышлары узды.
2022 елның 12 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2022» - «Татарстан чаңгы юлы-2022» массакүләм чаңгы ярышы узды.
11 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
12 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлеге дә "Россия чаңгы юллары-2022" һәм "Татарстан чаңгы юллары-2022" массакүләм чаңгы марафонына кушылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, укучылар, җирлекҗәге бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләр катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
Совет гаскәрләренең Әфганистан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә мәктәбебез базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде. Уеннарны мәктәп дирекциясе Татарстан Республикасы инвалидлары иҗтимагый оешасының район бүлекчәсе, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе, район хәрби комиссариаты, “Игенче” җәмыяте белән берлектә оештырды. Турнирда җиңүне Эзмә урта мәктәбе командасы яулады. Икнче урында- Шекше, өченчедә - Тимыршык, дүртенчедә-Шыңар урта мәктәбе укучылары.
"100 лидер-киләчәк Татарстаны" - ул идеяләрне һәм проектларны эзләү, сайлап алу, ярдәм итү һәм алып бару, Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен республика яшьләр проекты.
РФ тарихы яңа мобиль кушымта Google Play кушымталар кибетеннән алып була