2022 нче елның 14 нче февраленнән 19 нчы февраленә кадәр Саба муниципаль районы белем бирү оешмаларында "Психологик иминлеккә адымнар" дигән Республикакүләм психология атналыгы уза.
13 февраль көнне Сулэ авыл клубында "гашыйк йөрәкләр"дигән музыкаль-уен программасы үткәрелде.Чара башында катнашучыларга «гашыйклар көне» дигән күңелле һәм танып-белү викторинасында катнашырга тәкъдим ителде.Аннан соң без кичәне күңелле, кызыклы конкурслар белән дәвам иттек.
16 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Карак песи» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Безнең борынгы татар уеннары, алар халык тарафыннан булдырылган,нэк шулай ук әкиятләр һәм җырлар кебек. Халык уеннары күп гасырлык тарихка ия, алар бүгенге көнгә кадәр тирән борынгы заманнардан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән, милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган, буыннан-буынга күченгән.11 февраль көнне Сулэ авыл клубы мөдире авыл хатын-кызлары белән"әбиләребез нәрсәлэр уйнаганнар" дип исемләнгән борынгы уеннар кичәсе үткәрде.Без барыбыз бергә "Йозек салыш", "Наза", "Чума урдэк"кебек уеннарны уйнадык.
16 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тургай» клуб формированиесе белән берлектә, сәламәтлеген яхшырту һәм тонусны саклау максатыннан, чаңгы сәяхәтенә чыктылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Буа шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар.
16 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Шешке төп мәктәбеннән Гыйбадуллина Камилә танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 5 әйдаман турында, безнең отряд вожатыйлар теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба-министрлык) «Татарстан Республикасында халыкның финанс һәм компьютер белеме " дигән агымдагы елның 16-27 февралендә социологик тикшеренүләр уздырылуы турында хәбәр итә.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 17 февраль 18 сәгатькә кадәр. 18 февраль 2022 ел.
2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 16-21 метр.
2022 нче елның 12-13 февраль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.