М.Джәлил әкияте “Карак песи”

2022 елның 18 феврале, җомга

16 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Карак песи» әкиятен сәхнәләштерделәр. Тамашаны 3 төркем балалар карадылар. Чара балалар өчен дә, олылар өчен дә гыйбрәтле булды. Балалар зур канәгатьләнү белән карадылар һәм артистларга сөенделәр. Кайдадыр көлделәр дә, кайдадыр мәче кыздырдылар да. Әкият Яхшы тәмамланды. Песи үз хатасын аңлый һәм гафу үтенә. Чара ахырында балалар белән бергә истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International