ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 нче елның 20 нче февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.

Бүген Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Саба муниципаль районы Советының «Саба муниципаль районының 2021 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар турында» утырышы узды. Уытырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габделгаяз улы катнашты.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 22 февраль 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 22 февралендә иртән һәм көндез урыны белән көтелә:

көньяктан, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.;

- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

бозлавык;

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар боткасы.

«Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» Бөтенроссия проекты гамәлгә ашырыла башлады. Районыбызның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләр һәм укучылар әлеге проект белән таныштылар, тәрбияви, бик эчтәлекле  фильмнар каралды. Проект турында барлык  мәгълүмат «Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kinouroki.org/.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сабаның 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында «Яшел ут – 2022» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда «Бәләкәч», «Теремок», «Салават күпере», «Әллүки», «Шатлык» балалар бакчалары тәрбиячеләре  катнашты. Педагоглар балаларны юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән шөгыль күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балалар белән уртак эшчәнлектә заманча методлар һәм алымнар кулланып, юлларда куркынычсызлык  мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар. Бүген без "Армиядә хезмәт итәчәкбез"дигән конкурс - уен программасы уздырдык. Уен барышында без малайларыбыз  нинди җитез, кыю егетләр икэнен  күрдек.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 нче елның 19 нчы февралендә Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районы коллективлары арасында чаңгы төре буенча шәхси-команда ярышлары узды.

2022 нче елның 20 нче февраль көнне "Сабантуй" күңел ачу үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир булып узды һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Ярышта республикабызның алты районыннан спортчылар катнаштылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча Фәнил Әхмәтвәлиев (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) җиңүче булды, икенче урынны Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы) алды һәм өченче урынга Рүзәл Хәбибуллин (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы)  лаек булды.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Яшь Гвардия Саба Яшьләре

19
февраль, 2022 ел
шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-Халыкара конкурсларда җиңүчеләр!

Тэги: Мәдәният бүлеге

  11 февраль көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә, «Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы»  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International