29 март көнне Пушкин картасы кысаларында Саба район китапханәсендә Саба сәләтле балалар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен, язучы Г.Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрелде. Уен: “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” , “Бер мәхәббәтнең тарихы”, “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.
Шәмәрдән авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре концерт номерлары, күңел ачу уеннары әзерләделәр, бәйрәм кунакларын Казаннан ботка һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Күңелле стартлар"спорт ярышлары үткәрделәр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына өстенлек бирде
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
29 март 18 сәгатьтән 30 март18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 мартында төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык көтелә.
25 март көнне Шәмәрдән авылында чаңгы сезоны ябылуга багышланган һәм М. Г. Вәлиуллин истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Тантаналы ачылышны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И. Р., «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К., «Рост «Шәмәрдән лицее директоры Мөхәммәтов И. Р., улы Вәлиуллин М. Г. һәм Вәлиуллин Д. М. үткәрделәр.. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
28 март көнне Саба "Әллүки" балалар бакчасы базасында "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре конкурсының беренче көне узды.
Чараның максаты: чемпионатка максималь якын булган шартларда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, эшче һөнәрләрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Бүген 6-7 яшьлек балалар "Чәчтараш һөнәре" компетенциясендә үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Җирәбә салу юлы белән сайланган конкурс биреме "Хвостиклы" кичке вакыт өчен прическаны ясау булды. Һәр конкурсантның прическасы үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Комиссия җиңүчеләрне, призерларны һәм номинантларны аларның компетенцияләре нигезендә билгеләде. Балалар барысы да дипломнар һәм сертификатлар алды.
Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының район этабы.
27 март көнне Килдебәк мәдәният йорты мөдире Язлы Арташ авылында Лесхоз мәдәният йорты оештырган "Җырлыйк әле" проектында катнашты. Чара бер сулышта узды, катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр. Шоу проект концерт номерлары, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачыларга бик ошады
27 нче мартта Килдебәк авылында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде
Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Татарстан Республикасының халык рәссамы М. М. Минһаҗев күргәзмәсендә булдылар.