ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Кризиска каршы чаралар нигезендә РФ Хөкүмәте картографик һәм Геодезия эшчәнлеген лицензияләү тәртибенә үзгәрешләр кертте.

Тэги: Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, республика территориясендә элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокукларын ачыклау турындагы закон гамәлдә булган 9 ай эчендә 6,1 мең күчемсез милек объектына милек хокукы расланган, 6,5 меңнән артыгы - кадастр исәбеннән төшерелгән.

Туризм буенча федераль агентлык (алга таба – Ростуризм) «модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын, кемпингларны, автокемпингларны төзүгә ярдәм итү» чарасын гамәлгә ашыру максатларында, тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадының үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планына (алга таба-Ростуризм) 2022 елның 22 мартындагы санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышында хупланган өстәмә чараларның 7.8.3 пункты нигезендә, " тышкы санкция басымы №ММ-П13-4666кс Россия Федерациясе субъектларына, модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга ярдәм итү буенча чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан максатчан субсидияләр бирү планлаштырыла.

Арташ авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек

Тэги: Арташ авыл җирлеге

5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 6 апрель 2022 ел.

2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).

.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.

   2 апрель конне  Тенеки авыл клубында  Олы Нырты  мәдәният хезмәткәрләре   үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсенең “Аргамак” картодромы территориясендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Районыбызда оешмалар арасында ел да матур иҗади бәйге-ярышлар узып тора. Төрле һөнәр ияләре җыр, театр, бию һәм сәнгать төрләрендә үзләрен сыныйлар, осталыкларын күрсәтәләр.

2022 нче ел Саба районында оешмалар арасында “Җырлыйк әле!” дип аталган шоу-проект буларак игълан ителде, биредә төрле оешмаларда хезмәт куючылар үзләренең татар сәнгатен өлкәсендә булган белемнәрен һәм талантларын күрсәттеләр.

1 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең  һәм 129 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективлары хезмәткәрләре тарафыннан Мамалай авылы мәдәният йортында “Җырлыйк әле!” бәйгесе булып узды. Тамаша башланырга ярты сәгать кала залда алма төшәрлек урын да булмады, халык моны түсемсезлек белән көтте. Тамаша өч турдан торды, катнашучылар татар халык, ретро һәм заманча җырлардан торган тезмәләрнең исемнәрен атарга һәм үзләренә тиешле баллны алырга тиешләр иде. Ә залдагы тамашачы экрандагы җырның текстына күз салып, катнашучылар белән бергә җыр-моң дәрьясына чумып утырды.

Бәйге булгач җиңүче дә буладыр инде, Мамалай авылыннан Хәмдүнә Фәйзрахманова шоу-проектның җиңүчесе булды һәм барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнделәр. Чара бәхет һәм шатлык теләп тәмамланды, барлык тамашачылар да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар!

Тэги: Мәгариф идарәсе

4 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Мөгезле кияүләр» дип исемләнгән шоу-тамаша булып узды. Программа мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары белән берлектә әзерләнгән иде. Тамашада авыл егетләре – Ямил, Галим, Исмаил һәм Шәкүрнең чибәр Диләфрүзгә гашыйк булулары турында сөйләнелде. Егетләрнең һәрберсе кызның йөрәген яуларга тырышты. Актерларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр. Соңыннан рәхмәт сүзләре белән мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шоу-тамаша бик бай булды, бер сулышта узды. Сәхнәгә куючы режиссер Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәт кызы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International