2нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсенең “Аргамак” картодромы территориясендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрелде. Биредә районыбызның шәхси эшмәкәрләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклары, предприятиеләре җитештергән товарлар тәкъдим ителде. Һәркем үзенә кулай бәядән кирәкле продукция сайлап алды һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.