Шоу-представление «Мөгезле кияүләр»

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

4 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Мөгезле кияүләр» дип исемләнгән шоу-тамаша булып узды. Программа мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары белән берлектә әзерләнгән иде. Тамашада авыл егетләре – Ямил, Галим, Исмаил һәм Шәкүрнең чибәр Диләфрүзгә гашыйк булулары турында сөйләнелде. Егетләрнең һәрберсе кызның йөрәген яуларга тырышты. Актерларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады. Рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр. Соңыннан рәхмәт сүзләре белән мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шоу-тамаша бик бай булды, бер сулышта узды. Сәхнәгә куючы режиссер Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шакирова Альфира Әхәт кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International