Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбыз да беренче этапны узды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 2 нче “Теремок” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.Тантана бик күңелле үтте. Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләре Әскарова Гөлназ Ильяс кызына һәм Фагмиева Гөлшат Фуат кызына саулык, түземлек теләп калабыз. Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә районда оештырылган бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Хезмәт көненнән соң күпләренең кичләре спорт залында тренировкаларда үтә. Ә ярышларга әзерлек, аларда катнашу шәхси тормышка бер дә комачауламый икән, югыйсә. Бүгенге яшь парлар – Радик белән Рузилә моның шулай икәнен исбатлап та бирделәр. Чөнки алар нәкъ менә волейбол ярышларында танышалар. Әлеге танышлыкның нәтиҗәсе – бүгенге матур туй көне.
Рузилә – Финанс – бюджет палатасы хезмәткәре. Әлбәттә, бүген коллектив яшь парларны туй көннәре белән тәбрикләде, озын бәхетле гомер юлы теләде.
Димәк, спорт белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк! Чөнки спорт сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә шәхси тормышыңа үзгәрешләр дә кертергә мөмкин икән.
Сабантуй-матур һәм күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачуларсыз узмый. 1 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, Олы Шыңар урта мәктәбе белән берлектә балалар сабантуе оештырылды. Бәйрәм бүләкләр җыю һәм актив укучыларны бүләкләү белән башланып китте. Мәйданчыкта балалар өчен кызыклы конкурслар: капчык киеп йөгерү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, һәрберсе приз алды. Балалар Сабантуе бик матур узды, ул һәр елны балалар түземсезлек белән көтеп ала торган матур традициягә әверелде.
Балалар йортында махсус спорт мәйданчыгы бар. Җәй җитү белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр иртәнге гимнастика, җиңел атлетика буенча дәресләр, төрле спорт уеннары уйныйлар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
21 сәгатьтән. 3 Июнь 21 сәгатькә кадәр. 4 июнь 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 4 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с (Казанда – төнлә һәм иртән) кыска вакытлы җил белән яшен булуы көтелә.
Финанс-бюджет палатасы оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем бәйгесе үткәрде. Бәйге өч номинацияда узды: “Туган ягым”, “Минем булачак һөнәрем”, “Минем гаиләм”. Яшь рәссамнар үзләренең иҗат эшләрендә туган җиргә, әти-әниләренә булган мәхәббәтләрен төрле төсләрдә ачып бирә алганнар иде. Рәсемнәр ачык позитив хисләр белән балаларның эчке дөньялары никадәр бай, хисләргә бай булуы белән сөендерде.
Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 июнь көнне Юлбат авыл китапханәсендә шагыйрә Э.Шәрифуллинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Татлы балачак» дип исемләнгән күзәтү һәм кычкырып уку оештырылды. Э.Шәрифуллинаның һәрвакыт актуаль, яраткан һәм таныш шигырьләре яшь укучыларны әйләнә-тирә дөньяга битараф калдырмый. Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Чара барышында китапханәче балаларга шагыйрәнең шигырьләрен укыды. Балаларга да «Баллы балачак», «Алтын балык турында яңа әкият», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары буенча әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Чара ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
1 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере белән берлектә "Балачак кайтавазы" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Бәйрәм программасы күңелле конкурслардан, спорт эстафеталарыннан, табышмаклардан торды. Шулай ук «Сез әкиятләр беләсезме?" викторинасында катнаштылар. Балалар уеннардан уңай энергия алдылар. Чара күңелле һәм яхшы кәеф атмосферасында үтте. Балалар барлык конкурсларда да актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
29 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, совет чорында хезмәт итеп кайткан чик сакчылары белән берлектә, чик сакчылары көненә багышланган «Чик синең йортыңның бусагасыннан башлана» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Фәтхриев Р.Р. балаларга армиядә хезмәт итү еллары турында сөйләде. Катнашучылар сораулар бирделәр, аларга безнең чик сакчылары - Фәтхриев Р.Р. һәм Хәнипов А.Р. бик теләп җавап бирделәр. Клуб берләшмәләрендә катнашучылар концерт номерлары күрсәттеләр, матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Чик сакчылары да читтә калмады, хәрби-патриотик җырлар җырладылар. «Армия чемоданы» дип аталган тематик күргәзмә оештырылды һәм чик сакчылары көненә стенгазета чыгарылды.