«Татлы балачак» дип исемләнгән күзәтү һәм кычкырып уку

2022 елның 3 июне, җомга

2 июнь көнне Юлбат авыл китапханәсендә шагыйрә Э.Шәрифуллинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хыял» мәктәп яны лагере балалары өчен «Татлы балачак» дип исемләнгән күзәтү һәм кычкырып уку оештырылды. Э.Шәрифуллинаның һәрвакыт актуаль, яраткан һәм таныш шигырьләре яшь укучыларны әйләнә-тирә дөньяга битараф калдырмый.  Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Чара барышында китапханәче балаларга шагыйрәнең шигырьләрен укыды. Балаларга да «Баллы балачак», «Алтын балык турында яңа әкият», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары буенча әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Чара ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International