ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче бер төркем кешеләр тарихи Болгар шәһәрчегенә сәяхәткә барып кайттылар. Сәяхәтне Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов оештырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

 

Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә

2022 елның 10 августында Саба районы Эзмә авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Август аенда бакчада  ел саен физкультурачылар көнен билгелэп утэбез.

Буген физкультурачылар коне унаеннан бакчада «Без-спортчылар»дигэн спорт бэйрэме уткэрелде.Бу мероприятиенен топ максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйге-ярышларга балаларны күбрәк тарту иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Курсабаш авылының Тукай урамында, Сәләхиев Зөфәр гаиләсе, танылган татар шагыйре һәм публицист - Габдулла Тукайга багышланган истәлек тактасы куйды. Олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Евгений Львович Шафранов истәлегенә картинг буенча бөтенроссия ярышлары

Курсабаш авылының Тукай урамында яшәүчеләр, Урам концертына әзерлек кысаларында өмә үткәрделәр. Читтә калмаганнарга һәм өмәдә актив катнашканнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Онытмагыз: «җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!». Чүпләмәгез, чит хезмәтне хөрмәт итегез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

2022 нче елның 9 нчы августында «Олимп» стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары ярышларда катнаштылар.Алар 200 м,1500 м,100 м,800 м га ераклыкка сикерү,200 м,100 м га йөгерү,200 м га,1500 м га,100 м һәм 800м га ядрә ыргыту кебек төрләрдә көч сынаштылар.

     Яшь инвалидлар спорт киртәләреннән курыкмадылар. Призлы урыннар яуладылар: 1 урын Заһидуллин Р.И. (коляскалар категориясе,200м дистанция,ядрә ыргыту); 1 урын Ермолаева С. И. (ядрә ыргыту),2 урын-Ермолаева С. И. (100м га йөгерү). Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Бүген, 2022 нче елның 10 нче августында, 2022 нче ел сезонының ир-ат командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узачак.

Явлаштау авылының Яшьләр урамындагы арендага  бирелгән йортларга интернет үткәрү буенча эш башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International