Саба районы Эзмә авылында гражданнарны кабул итү

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 10 августында Саба районы Эзмә авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.

Әлеге чарада сыйфатсыз товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы тарафыннан таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International