25 сентябрь Халыкара чукраклар көне. Гадәт буенча, бәйрәм сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла
«Иштуган урта мәктәбе» МБГББУдә район вәкилләре катнашында «Пилотсыз машина технологиясе» темасына « 7 Цифра дәресе» дигән ачык дәрес үткәрелде.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган авыл җирлеге башлыгы ябылган оешмаларда эшләгән пенсионерларны бәйрәм белән котлады һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Аларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде.
Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә 2022 елның 30 сентябрендә Саба районы социаль өлкә оешмалары ветеран-җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл оештырдылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәле узды. Кунаклар оештырылган очрашудан бик канәгать калдылар.
Бүген Кукмара шәһәрендә ГТО җәйге фестиваленең зона этабы узды. Саба районы командасы 1 нче урынны яулап, лаеклы чыгыш ясады. Оештыручыларга Kukmara савыт-саба заводы спонсорыннан истәлекле бүләкләр өчен рәхмәт. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә: Гыйльфанов Данир 2 урын, Хөсәенов Илдан 1 урын, Латипова Язилә 1 урын, Ибраһимов Ислам 3 урын, Шакиров Рамил 2 урын, Вайисов Улугбек 1 урын, Алякимов Рушан 2 урын, Гарипов Марат 2 урын.
Өлкәннәр көнен көзге айның беренче көнендә — 1 октябрьдә билгеләп үтәләр.
Саба гимназиясе иң яхшы циффрлы мәктәп-2022
Яшьләр эшләре, иреклеләр һәм патриотик тәрбия бирү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе яшьләр өчен мәдәният һәм ял паркларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәркем өчен мөмкинлеген мониторинглый.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү