“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә ветераннарыбызны Халыкара өлкәннәр көне кысаларында котлау.

2022 елның 30 сентябре, җомга
30 сентябрьдә булачак Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән, балалар йорты хезмәткәрләре өлкәннәрне өйләренә барып матур һәм якты бәйрәм - игелекле һәм ихтирам көне белән котладылар. Ветераннарга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләп , бәхет һәм иминлек теләделәр.Өлкән яшьтәге кеше өчен иң яхшы бүләк-игътибар һәм яхшы кәеф икәнлеген истә тотып бүләкләр тапшырылды. Төрле кешеләр төрле язмышлар. Өлкәннәрнең игелекле күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр көнгә сөенеп гомер кичергәннәре өчен рәхмәтле булуларына гаҗәпләнүдән туктамыйсың. Алар якыннарына, тирә-юньдәгеләргә күңел җылысы бүләк итәләр,көтелмәгән кунакларның игътибарына сөенеп туя алмыйлар. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International