Халыкара чукраклар көне уңаеннан очрашу

2022 елның 30 сентябре, җомга

25 сентябрь Халыкара чукраклар көне. Гадәт буенча, бәйрәм сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла. Шул уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 27 сентябрь көнне авылдашыбыз Вәлиәхмәтов Рәҗәп абыйның хәлен белергә бардылар, ул тумыштан инвалид, ишетми һәм сөйләшми. Рәҗәп абый тулы тормыш белән яшәүче кеше, мин инвалид дип тик утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз абый ул. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләгәннәр, кызганычка каршы тормыш иптәше Сания апа  30 ел элек вафат булган. Рәҗәп абый шул вакытта да сынмаган-сыгылмаган, 5 баланы аякка бастырып, зур тормыш юлына озаткан. Бүгенгесе көндә Рәҗәп абый балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

    Менә шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк тә инде, ул гел  көләч йөзле, шат, дөньяны яратып яшәүче абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International