ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2нче октябрь конне САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә бадминтон буенча атналык турнир узды. Барлык җиңүчеләр дә медальләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.

Тэги: САБА-АРЕНА

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче алтын һәм зөбәрҗәт парлар тәбрикләнде. Безнең җирлектә алар: 50 ел бергә яшәгән Шириев Наил Хангәрәй улы һәм Шириева Фәния Гилметдин кызы, 60 ел бергә парлы гомер кичергән Мөбәрәкҗанов Мәхмүт Мөбәрәкҗан улы һәм Мөбәрәкҗанова Кәнифә Миргали кызы. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Лесхоз картлар йортында Олы Кибәче авыл җирлегеннән Кәримов Кәниф абый яши. Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин аның янында булды һәм азык-төлек пакеты тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү буенча 4,5 һәм 6 октябрьдә бушлай консультацияләр уздырачаклар.

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Лесхоз бистәсеннән Андреевлар ,Кашаповлар һәм Мустаевлар гаиләсе ярты гасырга якын бергә тату яшиләр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«20х40 мәйданлы административ бина белән футбол кыры - ябык футбол манежы төзелеше» объекты

3 октябрь көнне «Ильвина» ресторанында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Шекше авыл җирлегеннән 50 ел бергә гомер иткән 2 пар катнашты

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International