“Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелләрдә яшьлек уты гөрләсен” исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырдылар

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

   Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр көне уңаеннан 30 сентябрь  көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында “Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелләрдә яшьлек уты гөрләсен” исемле өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

  Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Әлеге чсараны үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Юлбат” авылхуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасына һәм “Лукоз Саба” җәмгыятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International