ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Су ремонтына бәйле рәвештә, 2022 елның 8 октябрь көнендә иртәнге сәгать 10 нан ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр  үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклыр өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.

Татарстан Республикасы җыелма командасы-бадминтон буенча Россия команда чемпионаты җиңүчесе. Бүген финалда безнең команда Мәскәү өлкәсе вәкилләрен 3: 2 исәбе белән җиңде.
Татарстан Республикасы командасы составында Саба районы вәкилләре Регина Галиәхмәтова, Ильяс Хәйриев һәм Степан Волков чыгыш ясады. Безнең команданы елның төп турнирында җиңүе белән котлыйбыз!!!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Сулә авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә грант акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Түбән Утар авылынын Муса Җәлил урамында 481 метр юл төзекләндерелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Көзге алтын чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга сәламәтлек һәм яшьлек биргән кешеләрне хөрмәтлибез. Бу көннең икенче исеме – яхшылык һәм хөрмәт көне. Шуның белән бәйле рәвештә Иштуган мәдәният йорты белгечләре Х.Ибраһимның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган «Кызыма килер 100 кеше» спектакленә культпоход оештырдылар. Чара өлкән буынга җан белән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирде

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән концерт оештырдылар. Өлкән буын вәкилләре адресына җылы котлаулар яңгырады. Балалар үзләренең әбиләренә шигырьләр сөйләделәр. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен матур бүләк булды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, анда өлкәннәр аралаштылар, яшь елларын искә төшерделәр, яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, шаярдылар. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып һәм күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Безнең җирлектә быел үзләренең алтын юбилейларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткән 3 хөрмәтле пар яши. Алар Байлар Сабасында урнашкан «Ильвина» ресторанында узган «Алтын юбилярлар 2022» чарасында катнаштылар. Юбилярларны район башлыгы Р.Н.Миңнеханов котлады. Аларга озын гомер, бәхет, сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләкләр тапшырды. Аларны шулай ук озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан оешмадан «Саба урман хуҗалыгы» директоры В.Н.Гыйззәтуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

6 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә карата "Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтик" дип исемләнгән чара булды. Төрле тармакта эшләп чыккан өлкәннәр чәй табыны артында концерт номерлары карап утырдылар. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин да котлады һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

5 октябрь көнне Кече Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кече Кибәче авылында яшәүче өлкән кешеләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде һәм концерт куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Ел саен 5нче октябрьдә йөздән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтә.

Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - барлык дәрәҗәләрдә сыйфатлы белем бирү процессында укытучыларның роле һәм казанышлары билгеләп үтелә торган көн, шулай ук аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International