Татарстан Республикасы җыелма командасы-бадминтон буенча Россия команда чемпионаты җиңүчесе.
Бүген финалда безнең команда Мәскәү өлкәсе вәкилләрен 3: 2 исәбе белән җиңде.
Татарстан Республикасы командасы составында Саба районы вәкилләре Регина Галиәхмәтова, Ильяс Хәйриев һәм Степан Волков чыгыш ясады.
Безнең команданы елның төп турнирында җиңүе белән котлыйбыз!!!