Саба муниципаль районының һәр кешесе моны белергә тиеш!
25 октябрьдә Саба район китапханәсенең уку залында шагыйрә, «Мишә дулкыннары» язучылар клубының актив әгъзасы Манихова Миңнегөл Вахит кызының 75 яшьлек юбилей кичәсе узды. "Ижатта узган гомер" – бәйрәм кичәсенә "Сабагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Ирек Исмәгыйль улы Мөхетдинов, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. «Мишә дулкыннары» һәм «Сөембикә»клубларына йөрүчеләр юбилярны шигырь юллары белән котладылар. Район мәдәният йортыннан Хәниф Тимербаев котлауларын җыр аша җиткерде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән җылы котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
25 октябрь 18 сәгатьтән 26 октябрь 10 сәгатькә кадәр.
2022 елның 26 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Экзюпери үз вакытында язган: «Иң зур зиннәт – кеше белән аралашу зиннәте". Әгәр дә сезне чәйгә, чәй эчәргә чакыралар икән, димәк, аралашырга, дусларча сөйләшергә чакыралар. 21 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Чәй өстәле артында күңелле ял”- дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Чарада катнашучылар чәйнең файдалы һәм дару үзенчәлекләре турында белделәр, конкурсларында да бик теләп катнаштылар. Рецептлар алмашу һәм яхшы кәеф безнең кунаклар өчен озак истә калыр. Кич утырырга килүчеләрнең барысына да ныклы сәламәтлек, шулай ук мәдәният йортында үткәрелүче барлык мәдәни программаларда актив катнашуларын телибез.
22 октябрьдә Сабай авылы клубында «Яңармасын иде ярлар» дип аталган «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел» проекты кысаларында мәгълүмат сәгате булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән таныша башлыйбыз. Алар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде, анда балаларга Мөнәвирова Хаҗәрә Сәлахи кызы турында мәгълүмат бирелде. Аның авыр язмышы балаларда һәм авылдашларда аеруча кызыксыну уятты, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда яшь ханым кырда эшләде. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен Мөнәвирова Хаҗәр Сәлахи кызына һәм тыл ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдердек һәм сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләдек.
Көек авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына яңа чишмә төзелеше дәвам итә.
2022 елның 20 октябреннән 23 октябренә кадәр «САБА-АРЕНА» да Е лигасының ирләр командалары арасында һәм С лигасының хатын- кызлар командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия команда чемпионаты узды. Тәмамланган тур безнең спортчылар өчен җиңел булмады, әмма мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Көчле уенчылар коллективы өчен бәхәс алып барды. Әмма "Саба - Татарстан" һәм аның җанатарлары сугышчан рухны биләми. Спортчыларыбызга, аларның тренерларына спортта уңышлар һәм яңа турда искиткеч уеннар телибез. Һөнәри осталык һәм максатларга ирешүдә үҗәтлек Россия чемпионатының искиткеч эпосын һәм өстәл теннисы елъязмасын уңышлы дәвам итү нигезе булып хезмәт итәр дип ышанабыз. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек!
2022 елның 23 октябрендә Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында гади судомодельләр буенча ярышлар узды.
22 октябрьдә Мамалай авыл клубында һәм Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе белән берлектә «Журналлар дөньясы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
24 нче октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котладылар.
Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.